Җәмигъ мәчетенең урыны гына билгеле булса Питрәч районың Яңа Шигали авылында Габдрахман ибн Гауф исемендәге мәчетнең тантаналы рәвештә ачылу тантанасы узды. Рамазан аена бүләк буларак ачылган мәчәеттән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
16 ел Питрәч төбәге мөхтәсибе булып эшләгән Вәгыйзь хәзрәт Гатин Званка авылыннан алып Пановкага кадәр иман йортлары төзербез дип хыяланган идем. Барысы да чынга ашып килә бу 21 нче мәчет дип шөкер итә.
Рәхмәт сүздә генә калмады , ә хат итеп тә тапшырылды. Хезмәтенә күрә хөрмәте.
Яңа мәчеткә мөслман өммәтенең бөек сәхабәсе Габдрахман ибн Гауф исеме бирелде. Дөрес, әле рәсми рәвештә эленмә тактасы юк , ишеагалларын да рәткә китерәсе бар , алары киләчәк эше. Яңа мәчетнең имам-хатыйбының максатлары зурдан. җиң сызганып эшләргә әзер .
Гыйбадәт йорты үзенә берьюлы дүрт йөзгә якын кешене сыйдыра ала.
Күпчелек яшьләрдән торган мәхәллә халкыннан тыш мәчет ачылышына, берочтан җомга намазына, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, район администрациясе, мөхтәсибәт вәкилләре, иганәчеләр килгән иде.
Моңа кадәр дини гыйбадәтләрне һәм йолаларны башкару өчен мөселманнар биш чакрым читтә урнашкан күрше авыл мәчетләренә йөрергә мәҗбүр иде.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.