Арча шәһәренең “Казан Арты” музеенда “Сәхнәдә, сәхнәдә” исемле китап тәкъдим ителде. Тулырак алдагы сюжетта.
“Сәхнәдә, сәхнәдә” исемле китапны дөньяга чыгарыр өчен байтак эш башкарылган: сәхнә кешеләре турында төрле чыганаклардан мәгълүмәт һәм фотосүрәтләр тупланган. Китап авторлары: Рамиль Мөхетдинов һәм Гарипов Шәфигулла.
Әлеге китап белән танышып чыгарга теләүчеләр район китапханәсенә мөрәҗагать итә алалар. Китапның эчтәлегенә күз салсак, шәхес турында мәгълүмәт бирелә, фотосүрәт, кайсы спектакальләрдә катнашкан. Фотосүрәтләр архивтан алынган, шулай китапка кертелгән шәхесләрнең туганнары ярдәмгә килгән. Аеруча бу өлкәдә Ленар Гобәйдуллин зур өлеш керткән.
Динә Нәҗметдинова, Ирек Хамидуллин, Татарстан яңалыклары