Рамазан аенда тагын бер изге эшкә хәер-фатыйха бирелде. Башкалабызның Җәмигъ мәчетен Кырлай паркы урынында төзергә ниятлиләр. Брифингта изге йортның нинди булачагы турында фикер алыштылар. Шулай ук Халыкара архитектура конкурсы башлануын игълан иттеләр. Мәчетнең беренче ташын 20 майда куярга җыеналар. Ул Борынгы Болгар бабаларыбызның Ислам динен рәсми кабул итүенең 1100 еллыгын бәйрәм итүдә күркәм бизәк булыр дип көтелә.
Шәһәр ыгы-зыгысы ишетелеп торган урында тиздән изге Азан тавышы яңгырый башлар. Казансу буенда хәзерге Кырлай паркы урынында Җәмигъ мәчетен салырга ниятлиләр. Әлегә бу проектта гына. Паркның нәкъ үзәгендә – Казан Кремле каршында изге йорт калкып чыгар дип көтелә.
Бу күптән көтелгән изге йорт. Ислам бәйрәмнәрендә башкала мәчетләренә җәмәгать намазын укырга, вәгазь тыңларга 30ар мең мөселман җыела. Кол Шәриф мәчете дә ике мең кешене генә сыйдыра. Ә Җәмигъ мәчете 10 мең кешегә исәпләнгән
Быел Идел буе Болгар бабаларыбызның Исламны рәсми кабул итүләренә 1100 ел. Казанда Җәмигъ мәчетен төзи башлау бәйрәм итүнең федераль планына кергән. Беренче ташны 20 майда куярга җыеналар. Аның бизәлеше ачык Халыкара конкурста билгеләнә. Әлегә сүз эскиз проекты турында бара.
Әлегә Кырлай паркының элеккеге аттракциорннар урынында мәчеткә җир әзерлиләр. Паркны саклап калырга ышандыралар, ә аттракционнар башка урынга күчерелә. Парк бөтенләй башка төсмер алыр дип көтелә. Җәмигъ мәчете кайчан төзелеп бетәр, дин кардәшлребез кайчан беренче намазга килер – әлегә төгәл билгеле түгел.
Мәчет иганәчеләр акчасына төзелә, бюджеттан акча бирелми. Хәер, бу Татарстанда күркәм традициягә керде. Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы, Казан изге Ана иконасы храмы да, һәр кирпечтән башлап, күмәк көч куеп, иганәчеләр ярдәме белән торгызылды. Бу юлы да хәере белән булсын!
Фәнис Мөхәммәтов, Диана Василова. Ленар Хәбибуллин. Татарстан яңалыклары.