Бүген, 1 нче апрельдән пенсия һәм социаль түләүләр индексацияләнә.
Индексация 8,6 процентка үзгәрә. Ул Татарстанда яшәүче 82 мең кешегә – Бөек Ватан сугышы ветераннарына, караучысын югалтучыларга яки инвалидларга, хәрби хезмәткәрләргә, Чернобыль атом электр станциясендәге авариядән соң, төзекләндерүдә катнашучыларга, эш стажы җитмәүчеләргә кагыла.