Татарстан галимнәре суыкларга чыдам арышның яңа сортын үстергән. Соңгы биш елда республикада авыл хуҗалыгы культураларының яңа 46 сорты булдырылган. Орлыкларга кытлык юк икәнлеген хәбәрчеләребез дә күреп кайтты.
Максат — салкынга чыдам сорлар аша бөртеклеләрнең уңышын арттыру. Галимнәр яңа сорт уйлап табу өчен тәҗрибәләр үткәрә.
Ә язгы бодай өчен яңа төр авыруларга каршы иммунитет әзерләнә. Уңышлы клеп чыкса яңа сорт аграрийларга азрак химикат кулланырга мөмкинлек бирә.
Бу сорт экологик яктан да чиста. Чөнки аны ашламалар белән эшкәртергә кирәкми.
Менделеевск районының әлеге хуҗалыгында бары тик үзебезнең орлыкларны гына чәчәләр. 10 төрле сорт. Чит ил чималыннан ике ел элек үк баш тартканнар.
Биредәге хуҗалыкта гына да, чәчүлек өчен мең тонна орлык әзерләнгән. Республика буенча да тәэмин ителеш 100 процент. Мөршидә Җиһан, Фирүзә Насыйрова, Дамир Мөхамәтханов, Владимир Юрков Татарстан яңалыклары.