Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды бизнеска кредит каникуллары бирәчәген белдерде. Монда сүз микрозайм килешүләреннән файдаланучылар турында бара.
БЗ, Фонд поддержки предпринимательства ГЕО: Досье – на вылет
Түләүләрне 6 айга кадәр кичектерү яки айлык түләүне киметү каралган. Әлеге чара бизнесменнар 1 мартка кадәр рәсмиләштергән кредитлар буенча гына гамәлдә була. Ярдәм сорап Фондка мөрәҗәгать итәргә кирәк. 82 миллион сум түләүне кичектерү турында 29 гариза кабул ителгән инде.