Өлкән яшьтә булсалар да, иҗаттан, кул эшләреннән аерылмыйлар. Татарстанда пенсионерлар өчен халык иҗаты конкурсы дәвам итә. Конкурска бөтен республикадан меңләгән катнашучы үз эшләрен тәкъдим итте. Эшләнмәләрнең күплеге һәм төрлелеге хәтта оештыручыларны да гаҗәпләндерде.
Буяулар, пумала, киндер тукыма, иҗатка омтылу. Табигатьнең гүзәл күренешләрен ясау өчен барысы да кирәк. Татьяна Самойленкога 63 яшь, профессиональ рәссам түгел. Иҗат белән пенсиягә чыккач шөгыльләнә башлый.
Ул ире белән яши, эшли, Россия буйлап сәяхәт итәргә ярата. Кайчагында сәяхәттән соң киндергә сүрәтләр төшерә, осталыгын камилләштерә. Баштарак кыенрак булса, хәзер кайбер эшләрен конкурска да тәкъдим итәрлек тәҗрибә туплаган.
60 яшьтән узган кешеләр арасында мондый талантлар республика буенча меңнәрчә. Алар өчен иҗади конкурс үткәрелә. Ике айда 6000гә якын материал җыелган.
Агач чоку, бәйләү, тегү, металлдан әйберләр ясау – болар барысы да өлкән буын хезмәте. Иң өлкән катнашучыга 94 яшь. Сайлап алуның катлаулы булуы турында эшләрнең төрлелеге һәм матурлыгы сөйли. Конкурста 10 номинация, җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.
Александр Шмагин, Илдар Галәветдинов.Татарстан яңалыклары.