Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә авыру балаларга булышу буенча уртак проектны дәвам итә. Узган юлы без бергәләп Гадилә Сабировага булыштык. Сигез яшьлек Марсель Моратшин да ярдәмгә мохтаҗ. Малайның колаклары ишетми, махсус аппарат сатып алырга кирәк.
Марсель Моратшинга сүзне аңлау өчен, нык игъгибарлы булу зарур. Ул махсус сыйныфка йөри, логопед белән шөгыльләнә, төсләр һәм сыннарны аерырга өйрәнә. Күнегүләр вакытында аның начар ишетүен ачыклаганнар, кайбер авазларны бөтенләй ишетми.
Марсель вакытыннан алдан туган. Табиблар Даун синдромы диагнозын куйганнар. Соңрак сәламәтлеге начарлана.
Хәзер малай актив яшәү рәвеше алып бара. Футбол уйнарга, бассейнда йөзәргә, саф һавада йөрергә ярата. Балаларның мода театрына йөри. Дөрес, аңа яшьтәшләре белән аралашу авыр бирелә.
Заманча ишетү аппаратлары 268 мең сум тора. Гаиләнең бу кадәр акчасы юк. Без Марсельгә бергәләп ярдәм итә алабыз. 5542 номерына ДЕТИ сүзе белән СМС җбиәрергә кирәк. Бер хәбәрнең бәясе-75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгълүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Ралина Абрамова, Владимир Юрков. Татарстан яңалыклары.