Укучыларның язгы каникулы ничек уза? Фән олимпиадалары йомгаклары нинди? Мәгариф учреждениеләрендә балаларның иминлеген саклау кагыйдәләре ничек үтәлә?
Татарстан радиосының чираттагы турыдан-туры эфиры шушы көнүзәк мәсьәләләргә багышланды. Республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин шулай ук мәгариф өлкәсендәге агымдагы хәлгә бәя бирде, уку елының үзенчәлекләренә тукталды, радиотыңлаучыларны кызыксындырган, борчыган сорауларга җаваплар бирде. Студия кунагы безнең дә кайбер сорауларга ачыклык кертте.