Лаеш кошчылык фабрикасында һәркөнне ике миллион ярымга якын йомырка җитештерәләр. Күрсәткечләр Татарстанны гына түгел, илнең башка төбәкләрен дә тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Тулырак алдагы язмада.
Бәяләр үсешенә юл куймыча, җитештерелә торган күләмне арттырырга — җитештерүчеләр әнә шундый максатлар куя. Күп күләмдә тавык йомыркаларын башта катыргы савытлар буенча сортларга аерырга, ә аннары кибетләргә җибәрү өчен әзерләргә кирәк.
Лаеш кошчылык фабрикасы Татарстанга кирәкле йомырканың 80 процентын җитештерә. Шулай ук ул — Россия базарына иң зур тәэмин итүче. Илдә 10 иң яхшы кошчылык фабрикасына керә. Шул исәптән Хәләл категориясендә.
Продукциянең сыйфаты транспортёр лентасы буенча барганда зыян күрер дип борчыласы юк. Гәрчә, аның озынлыгы тулаем алганда чакрым ярымнан артык булса да. Сортларга бүлү машинасы автомат рәвештә үлчәп чыгара, эшкәртә һәм йомырканы төрә. Бу процесслар белән ясалма интеллект идарә итә.
Махсус компьютер программасы — автоматик линияләр һәм персонал эшен җайлаштыра. Җитештерүдә чит ил өлеше булса да, ул эштә тоткарлык тудырмаган.
Биредә тәүлек саен 2 млн. өч йөз мең йомырка җитештерелә. Ә елга — якынча бер миллиард. Монда ук, предприятиедә, күпсанлы тавык-йомырка сала.
Монда бары тик табигый үсемлек азык һәм артезиан скважиналарыннан күп баскычлы чистарту системасы аша узган су. Өстәвенә ике миллион ярым йомырка салучы тавыкның махсус режимы бар. Боларның барысы да тавыкларны — тәмле продукт җитештерү буенча рекордчылар дәрәҗәсенә җиткерә. Предприятие импортны алыштыру системасында мөһим урын алып тора.
Кошчылык фабрикасы продукциясе — йомырка да, тавык ите дә атна саен үткәрелә торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатыла.
Алия Галиуллина, Инна Данилова, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.