Сәүдә киштәләрендә югалып торган шикәр комы янә барлыкка килде. Ни өчен сатуда шикәр булмаган, хәзер аңа ихтыяҗ нинди? Хәбәрчебез кызыксынды.
Сатуда шикәр булмый торды, аңа ясалма кытлык туды. Моңа сатучылар да гаҗәпләнгән. Камерага ачыктан-ачык әйтмәсәләр дә, элекечә киштәләрнең шикәргә тулу сәбәпләрен әйтәләр. Сатып алучылар да гаҗәпсенгән.
Хәл чынлап та үзгәрде.Республика икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовның әйтүенчә, март башыннан Татарстанда шикәр ихтыяҗы ике тапкырга кимегән. Шикәр булмау сатучыларны да хафага салды. Әйтик, Воронеж өлкәсендә монополиягә каршы хезмәт Россиянең ике зур тәминәтчесе арасында сүз куешу турында эш кузгаткан, ведомство фаразы буенча, алар шикәр җибәрүне ясалма рәвештә тоткарлаган. Татарстанда монополиягә каршы көрәшүчеләрнең шикәр белән тәэмин итүче — «Агросила» компаниясе бәяләренә карата сорау туган.
Бәяне киметергә туры килә, ул контрольдә тотыла. Холдинг төргәк белән тәэмин итүче компанияне алыштырырга, чималны зур мәйданнарда үстерергә ниятли. Әлегә «Агросила» хезмәткәрләренә монополиягә каршы федераль хезмәткә үзләре куйган бәяләрнең чыгымнарын расларга туры килә.
Булат Шакиев, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.