Үсештә яңа юл. Алабугада газ моторында эшләүче тракторлары җыю планлаштырыла. Техника «МТЗ – Татарстан» предприятиесеендә җыела. Бу Минск заводы филиалы. Предприятие 18 модель машина җыя, тулысынча импортка бәйле. Запас частьлар – Россия һәм Белоруссиянеке.
Чын тимер ат, ике ил — Россия һәм Белоруссия сәнәгать кооперациясенең уртак җимеше. Двигателе –Минскида эшләнә, светодиодлы техника – безнең илнеке.
Җитештерү детальләре күп төрле — 7 меңгә якын запас часть бар. Барлык компонентлар җитәрлек.
Санкцияләрга каршы тора алалар. Завод эшендә өзеклекләр булмаячак. Быел 5 мең техника җыярга планлаштыралар. Аны арттыру мөмкинлеге бар.
Планда — газда эшләүче тракторлар җитештерүне башлап җибәрү. Экологик ягулык чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә. Хәзер двигательләрне сынау үткәрелә. Серияле рәвештә эшләтеп җибәрү быелга билгеләнгән.
Фирүзә Насыйрова, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары, Алабуга.