Татарстанда импортны алыштыру үзәге эшенең беренче 10 көнендә эшмәкәрләр 93 миллион сумлык продукция сатып алу өчен контракт төзегән.
8 800-700-98-73
Мәйданчык республикада махсус эшли башлады, ул эшмәкәрләр яңа икътисадый шартларда үзара хезмәттәшлек элемтәләрен оператив рәвештә үзгәртеп кору өчен кирәк. Импортны алыштыруда продукция җитештерә торган предприятиеләр турында мәгълүмат бирү — элек чит ил компанияләре белән хезмәттәшлек иткән кешеләргә зур ярдәм. Барлык сораулар буенча тәүлек буена эшләүче кайнар линия телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Эшмәкәрләр өчен укыту семинарлары да үткәрелә. Элемтә өчен телефон экранда күрсәтелгән.