Чистай районында җиңел машина белән КАМАЗ бәрелешкән чакта биш кеше һәлак булган.
Авария бүген көндез Татар Сарсазы авылыннан ерак түгел була. Бәрелештән соң ике машина да яна башлый.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, Лада Ларгус пассажирлары һәм шоферы үлгән, алар салоннан чыга алмаган. Һәлак булучылар арасында-6 яшьлек бала.