Саранскида Идел буе федераль округы студентлары олимпиадасы узды. Интеллектуаль рингта төрле югары уку йортлары вәкилләре очрашты. Татарстан командасы ничек чыгыш ясады? Бу хакта киләсе репортажда.
Студентлар башта ант итте. Шулай итеп Идел буе федераль округының иң эрудицияле яшьләре арасында лидерлык өчен көрәш башланды. Олимпиада 2 көнгә талантлы яшь галимнәрне һәм перспективалы белгечләрне берләштерде.
Тантаналы ачылыштан соң, бәйге башланды. 6 юнәлеш — инженерлык командалары конкурсы, робот техникасы, спорт программалаштыруы, идарә итү бәйгеләре, парламент дебатлары,» Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены. Ариф Багапов 4 тапкыр олимпиадада, мондый уеннарда интеллект кына түгел, команда рухы да мөһим икәнен аңлый.
Олимпиадада Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 250 дән артык кеше катнашты. Шуларның 15е – Татарстаннан, Казан федераль университеты, Иннополис, медицина һәм милли тикшеренү техник университетлары студентлары. Ярыш Мордва Дәүләт Университеты базасында узды.
Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 250 дән артык кеше олимпиадада катнашты – аларның 15е – Татарстанның алдынгы югары уку йортлары – КФУ, Иннополис, медицина һәм милли тикшеренү техник университетларыннан студентлар. Команда ярышлары Мордва Дәүләт Университеты базасында узды.
Интеллектуаль белемне профессиональ эксперт комиссиясе — Россиянең алдынгы югары уку йортлары галимнәре, IT-компанияләр вәкилләре бәяләде.
Диана Дасаева, Татарстан яңалыклары.