Безнең халыкта: “Изгелек эшлә дә, суга сал”, – дигән әйтем бар. Бүгенге көндә хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләр шактый. Хәйрия фондлары, волонтерлар – санап бетергесез. Кем ничек булдыра, шулай ярдәм итә ала. 19 апрельдә “Пирамида” залында “Яктылык марафоны” дип исемләнгән концерт туры башлана. Чара турында тулырак бүгенге кунагыбыз –автор-башкаручы Илназ Сафиуллин сөйләр.