Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Җиhанга яз килүен сизми калмагансыздыр. Кояшның тансык җылысыннан табигатьтә барган гаҗәеп үзгәрешләрне күзәткәндә, бөек Тукаебыз туган көненә туры китереп бирелә торган дәүләт бүләгенә дәгъва итүчеләр белән дә якыннан таныша башлыйбыз. Бу күнегелгән тормышның дәвам итүе турында сөйли торган фал. Бүген без студиягә шундый шәхесләребезнең берсен-балалар шагыйрәсе, журналист hәм күпбалалы әни Йолдыз Шарапованы чакырдык.
Бала күңеленә матурлык hәм игелек орлыклары салыгыз-алар hичшиксез шытып чыгачак, дигән бер акыл иясе. Бүгенге кунагыбызның күңеленнән өзелеп төшкән шундый шигъри орлыкларны да үз сабыйларыбыз күңеленә салырга тырышсак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!