«Европа – Көнбатыш Кытай» стратегик транспорт маршрутын төзү тизләтелгән темпларда дәвам итә. Санкция басымы шартларында ул Россиянең Кытай һәм Азия илләре белән яңа сәүдә икътисадый мөнәсәбәтләрен ачарга мөмкинлек бирә. Әлмәт районында «Шәле – Баулы» трассасы участогы төзелешендә хәбәрчебез дә булып кайтты.
Татарстанның «СМП — нефтегаз» компаниясе «Алексеевск-Әлмәт» участогы төзелешен 2006 елда ук башлаган. Юл төзүчеләр һәм транспортчыларның хезмәте нәтиҗәле.Бер автоколоннаның юл техникасы гына да гына да 9 миллион чакрымнан артык юл үткән инде. Бу экваторда җир тирәли әйләнеп узган кадәр ара.
«Алексеевск – Әлмәт» участогында башкарылган эшләр күләме дә шактый. Җир эшләренең 90 проценты башкарылган.31 миллион куб метр грунт күчерелгән, 113 җир асты коммуникациясе төзекләндерелгән, суүткәргеч торбалар, юлүткәргечләр, тоннельләр булдырылган. Шушма елгасы аша күпер төзелә.
Монолиттан терәкләр урнаштырабыз, җир казыйбыз.Күп белгечләр, техника эшли.Проект Россия икътисадына товарларны читтән кертү һәм чыгару өчен бик мөһим.Өстәвенә, 30 миллионнан артык кеше яши торган дистәләгән төбәк үсеш ала.
Ике яктан да күп товар ташылыр дип көтелә. Бу трасса Россия Федерациясе өчен бик мөһим, масштаблы. Безнең төзелештә профессиональ команда эшли. Тиз һәм сыйфатлы төзибез.
Маршрутның Россия участогы — «Санкт-Петербург – Казан – Оренбург-Казахстан-Кытай». Трассаның гомуми озынлыгы-8 мең ярым чакрым. Шуларның 2 мең 300 чакрымы Россия территориясе аша уза. Тизләтелгән төзелеш темплары киләчәктә зур араларны уңайлы итеп үтәргә мөмкинлек бирә.
Дмитрий Второв, Владимир Юрков, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Әлмәт районы.