Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, жинел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү — болар барысы да — 80, 90 яшьләрен тутырган өлкәннәр башыннан үткән сынаулар. Шушы көннәрдә Буа районының Әлки авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Сәрия Хәлиулла кызы Хәйбуллинаның да 90 яшьлек күркәм юбилее булып үтте. Бәхетле картлык шатлыгын Ак әби хәбәрчебез Мөршидә Җиһанга да уртаклашты.
Әле кайчан гына шушы Әлки авылына Сәрия килен булып төшкән иде. 63 ел узган да киткән. Матур табигатен дә, аннан бигрәк ярдәмчел , ачык күңелле кешләрен дә, кайнансы Хәдичәне дә бик яраткан иде. Лащи башы кызы дип йөртә башлыйлар яшь киленне әлкилеләр. Күрәсең, Лащи башы авылыннан килгән кызларга аерым хөрмәт йөзеннән, шулай әйтү кабул ителгән.
Эш сөючән леге, туры сүзе, гаделлеге, гомумән холкы белән казанган хөрмәт аны гомере буе озата килә. Әнә өй тутырып балалары бер табын янына җыелган . Кемнәр генә юк. Оныклар да. Оныкларның балаларын да күрергә насыйп иткән бәхетле ак әбигә.
Раилдән тыш та ике малай ике кыз тәрбияләп үстерә. Ире Равил бик иртә вафат булу сәбәпле балаларына әни д –әти дә булырга туры килә.
5 әр гектар чөгендер дә эшкәртттем. Гел хезмәттә булдым. Беркайчан да эшсез тормадым ди Сәрия әби . Ул әле сүзгә дә тапкыр, мәкальләр белән генә сөйләшә.
Килен кайнага охшап төшә шул, киленнәре дә берсеннән берсе эшчән. Әлфия исемлесе мал-туар ашатыр вакыт дип терлекләр янына ашыкты, ә Рәсимә белән Венера, без киленнәр түгел беренче көннән үк кызлары кебек якын булдык дип кайнанадан уңуларын уртаклашты.
Әни, әни дип кенә торалар алар миңа дип мактанып та куйды әле юбиляр. Мактанырлык та шул! Әмирхан Еники әсәрләрендәге ана язмышына дучар булучылар да бар бит картаймыш көнендә. Ә Сәрия әбинең гомере заяга узмаган, тормыш тәҗрибәсен балаларына яшьтән сеңдереп үстерә. Кызларына кайнана әнидән тары бөртеге кадәр генә ким булырга тиеш дип киңәш итә.
Хөрмәт дигәннән юбилее уңаеннан Сәрия Хәйбуллинага Россия президенты исеменнән дә телеграмма килгән. Район, җирле хакимият вәкилләре , Буа якташлык җәмгыяте дә котлап киткән.
Үсеп тә җиткәннәр. Тәти күлмәкләренең дә ниндиләре генә юк Сәрия әбинең. Ә 10 яшендә ике апасы ике сеңлесе белән әнисез калган ятим кызның яңа күлмәк аласы килгән чаклары да булгандыр. Ләкин 1942 нче елда тәти күлмәк түгел тормыш нужасын кайгыртыр чак. Куна-төнә кырда көлтә бәйли. Сугыш чоры балаларының язмышы уртак. Алар бик иртә олыгая. Әмма балаларының , оныкларының ягымлы карашларын тоеп түр башынлда шөкер итеп утыручы Сәрия Хәйбуллинаның паспортына гына 90 яшь . Ә үзе әле ул , сөбханАллаһ. терекөмеш кебек.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары