«Балкыш» республикакүләм фестиваленең сайлап алу концертлары барышы белән таныштыруны дәвам итәбез. Алексеевскида, Әлмәттә, Буада узды. Ә шушы көннәрдә Кукмара районында 5 район үзешчән артистлары арасында иң иңнәре сайланды.
Озатып кала, каршы ала поездларны Кукмара. Нинди генә транспорт белән килсәләр дә VII Республика «Балкыш» фестиваленең дүртенче зона этабында катнашучыларны бик зурлап каршы алды кукмаралылар.
Ветеран-артистлар елларга бирешми: нәфис сүзгә дә оста, җыр-моң чишмәләре дә саекмый, дәртле биюләре белән дә жюрины шаккаттыра.
Ара ераклыгы да киртә түгел. Өлкән яшьтәге кешеләр түземсезлек белән фестивальне көтеп ала. Араларында беренче килүчеләр дә даими катнашучылар да шактый. 79 яшьлек Вилорик Вәлиуллинны гармун белән туган диерсең, бер генә дә кулыннан төшерми. Балкышта 5 нче тапкыр катнашуы.
Биредә барысы да бер гаилә кебек дус –тату. Аларның һәрберсе үз төбәгендә узган бәйрәмнәрнең түрендә. Сабан туе мәйданында да чыгыш ясыйлар, кирәк икәнен мөнәҗәтен дә әйтәләр, районга килгән кунакларны да каршы алалар. Яңартылган Аулак өй, Кичке уенда да алар башлап йөри.
Һөнәри белемнәре булмаса да үзешчән артистлар табигыйлеге беән алдыра. Барысы да озак еллар төрле һөнәр ияләре булып эшләп лаеклы ялга чыккан мөхтәрәм затлар. Аларны әбиләр, бабайлар дип тә өлкәнәйтәсе килми. Барысы да сәхнәдә ут уйната. Афәрин, сезгә “Балкыш”ны балкытучылар!
Мөршидә Җиһан, Карина Черникова Саба телевидение белән берлектә Татарстан яңалыклары өчен.