Арча сөт комбинатында «Голланд» сырының беренче партиясе эшләп чыгарылды. Әлеге ашамлыкны күп итеп, базар өчен кирәкле «евробрус» форматында җитештерәләр. Предприятиедә тәүлегенә 38 тоннага кадәр сыр әзерләнә. Аны Татарстаннан тыш, башка төбәкләр киштәләренә дә чыгарырга планлаштыралар. Теманың дәвамы киләсе репортажда.
Формасы һәм авырлыгы буенча тигез кисәкләр. 15 килограммлы төргәкләр конвейер буенча бара. Эчендә «Голланд» сыры. Үзебездә, Татарстанда ясалган. Сыйфаты Европаныкыннан калышмый. Технологияләр катгый саклана. Башта сөтне эшкәртеп, сепаратордан чыгаралар.
Сырны евроблок рәвешендә ясыйлар. Бу базар ихтыяҗы.
Һәр этапта продуктның тәмен, сыйфатын тикшерәләр. Заманча җиһазлар анализ нәтиҗәләрен 30 секунд эчендә бирә.
Чит ил җиһазларын кулланалар, тәэмин итүчеләр белән элемтә калган, логистиканы гына алыштырганар. Сыр ясау процессы барлык этапларда диярлек автоматлаштырылган .
Сыр 45 көндә өлгерә. Комбинатта 15 төрле ашамлык җитештерелә. Аны илнең барлык төбәкләренә дә җибәрәләр. Моның өчен куәтләр җитәрлек. Тәүлегенә 420 тоннага кадәр сөт эшкәртергә җыеналар. Тиздән ак май җитештерү линиясен эшләтеп җибәрәләр.
Фирүзә Насыйрова, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.