Чит ил брендлары Россия базарыннан киткән арада, ил фабрикалары үсеш темпларын арттыра. Казанда да кием-салым тегү буенча зур предприятиеләр бар. Инде күп еллар сатып алучылар өчен стильле һәм уңайлы киемнәр тегәләр. Яңа коллекцияләр һәм киләчәккә планнар турында киләсе сюжетта.
Россия брендлары-яңа трендлар. Чит илнең җиңел сәнәгать предприятиеләре вәкилләре киткәч, күп мөмкинлекләр ачылды. Базар бушады. Россиядә хатын-кызлар киеменең иң зур компанияләренең берсесенең яңа коллекцияләре сатуга әзерләнә.
Җитештерү арта. Ир-атлар киемнәрен дә тегә башлыйлар. Кием тегү берничә этапка бүленә: дизайнерлар модельләр төзи, зарисовкалар компания конструкторлары тарафыннан эшкәртелә, аннары – тукымадан киемнәрне тегәләр.
Айга 15-18 мең метр тукыма кулланыла. Казан предприятиесендә чит ил материаллары да кулланыла. Чит ил товарын Россия базарына алыштырып була.
Җиһазлар белән дә шундый ук хәл.
Илебездә җитештерүдә материалларга кытлык булмас, диләр. Кирәк булган очракта, компания яңа тәэминатчыларны, шул исәптән Россия вәкилләрен эзләячәк.
Татьяна Кислицына. Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.