Буа шәһәрендә ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VII Республика фестиваленең сайлап алу туры узды. Анда Буа зонасына кергән 10 га якын районның сәнгать сөюче, җыр-моңга гашыйк өлкән яшьтәге кешеләре катнашты.
Фестивальгә ихтыяҗ зур, һәм без аның алга таба да иң талантлы өлкән буын вәкилләрен җыюны дәвам итәчәгенә шикләнмибез. — дип билгеләп үтте катнашучыларны сәламләгәндә Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов.
Олы яшьтәге башкаручылар арасында Фестиваль республикада инде 7 нче тапкыр үткәрелә. Өлкән яшьтәге кешеләр арасында талантлы, актив, иҗади кешеләр аз түгел.
Буа районы ветераннары компетентлы жюрига кызыклы һәм бай программа тәкъдим итте. Буалылар өчен быел балкышта чыгыш ясау аеруча җаваплы, чөнки жюри рәисе якташлары, Тәүфыйк Сәгыйтов.
Сәхнә ул – бер сихри җир, бирегә бер килеп эләксәң, кире китеп булмый, үзенә тартып тора, – ди ветераннар. Алар өчен җиңү түгел, ә катнашу мөһим.
Мөршидә Җиһан. Гөлнара Мулләхмәтова. Буа телевидениесе белән берлектә Татаарстан яңалыклары өчен