Татарстан, үзебезнең чималдан файдаланып, басма техника өчен тонерлар җитештерергә әзер. Россиядә бердәнбер шундый завод Менделеевскида эшли һәм яңа шартларда рецептураны үзгәртә. Шулай ук Мебель фабрикасы һәм тәрәзә ясаучылар да сату базарын киңәйтергә әзерләнә.
Менделеевскида Россиядә бердәнбер булган «Карпов концерны» заводында лазер техникасы өчен тонер җитештерәләр. Җитештерү өзлексез бара, сыйфат контроле дә катгый.
Бер тонна кара порошок чыгуда-минималь экспорт. Товар озак ятмый — ил буйлап тарала. Бәя тотрыклы, хәтта чит ил чималы булуга карамастан.
Күпчелек компонентлар Кытайныкы, шулай да заводта туктап калмаска, алга барырга булганнар. Үзебездәге чималдан порошок җитештерәчәкләр. Рецепт өстендә хәзер Татарстан галимнәре эшли, алар булачак буяу өчен сумала алу технологиясен өйрәнәләр.
Пластик тәрәзәләр җитештерүчеләр дә якты киләчәккә карый. Менделеевскидагы мәйданчыкка Резидент бер ай элек кенә керде. Эш кайный, алда сезон һәм тәүлегенә 1000 тәрәзә җитештерүгә чыгарга кирәк. Заказлар бөтен Идел буеннан килә.
Менделеевскның Мебель фабрикасы остаханәләрендә дә яңа буяулар белән эшләргә уйлаганнар. Гарнитуралар, урындык- диваннар илнең көньягыннан Владивостокка кадәр тарала. Биредә Көнбатыш санкцияләреннән курыкмыйлар, чөнки чимал-Россиянеке.
Фабрика актив алга бара. Заказлар арткан, предприятие штатны киңәйтергә әзер. Иң куандырганы Менделеевскига эшкә дип башка шәһәрләрдән килүчеләрнең күбесе биредә төпләнеп кала.
Ләлә Зәйнуллина, Алмаз Хәкимов, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.