Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда берничә эшлекле очрашу уздырды, «Чирчик» технопаркын ачуда катнашты , дәүләт җитәкчесеШәүкәт Мирзиев белән хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышты.
Үзбәкстан белән Татарстанны күптәнге тарихи, мәдәни, сәүдә-икътисади элемтәләр бәйли. Ике республика рухи яктан якын, монда ике дәүләт җитәкчеләренең өлеше зур. Соңгы биш елда мөнәсәбәтләр тотрыклы рәвештә ныгыды, узган ел товар әйләнеше 200 миллион долларга якын булган. Рөстәм Миңнеханов Шәүкәт Мирзиевка Үзбәкстанда уңышлы эшләүче Татарстан компанияләренә ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Хезмәттәшлек үсә. КАМАЗ, Татнефть, Химград, ЕлАЗ, Казан моторлар төзү берләшмәсе, Татхимфармпрепараты, ПОЗиС актив эшли.
«Чирчик» химия — индустриаль технопаркын ачу-хезмәттәшлекне киңәйтүгә зур өлеш кертергән тиеш. Ул Татарстан Химграды белән Үзбәкстан партнерларының уртак проекты. Беренче резидентлар – Татарстанның өч компаниясе.
Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашуда башка зур компанияләрнең проектларын тәкъдим итте. Сүз КАМАЗ йөк машиналарын, автобусларын, электробусларын, «Түбән Кама шин» компаниясе продукциясен китерү, «Татнефть» автозаправкалары челтәрен киңәйтү турында барды. Хезмәттәшлекне киңәйтү буенча документларга кул куйдылар. Шул исәптән Иннополис вәкилләре белән дә. Анда цифрлы трансформация өлкәсендә белгечләр әзерлиләр.
Татарстан Президенты Үзбәкстандагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты, алар 300 меңгә якын кеше. Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә, Бөтендөнья татар конгрессы съездына чакырды. Ә көзен-Үзбәкстанда татар кызы конкурсы финалы уза.
Эльмира Исмәгыйлова, Татарстан яңалыклары.