Көнбатыш илләренең кайбер санкцияләре республика икьтисадына уңай йогынты ясый. Әйтик, робот-симуляторларны медицина югары уку йортлары һәм компанияләре сатып ала. Продукция чит илләргә дә сатыла. Ә компонентларның 95 проценты үзебезнең илнеке.
Медицина стимуляторлары – роботлар дәвалауда киң кулланыла. Алар төрле яшьтәге, төрле җенестәге кешеләргә исәпләнгән. Россиядә, бәйсез дәүләтләр бердәмлеге, Көнчыгыш илләрендә комплектлау деатльләрен табу өчен, бөтен мөмкинлекләрдән файдаланыла. 10 ел эчендә 800 берәмлек продукция чыгарылган. Ә санкцияләр нәтиҗәсендә заказлар саны артырга мөмкин. Илдән киткән чит ил компанияләре бу бурычны җиңеләйтте.
Ориентирны үзгәрттеләр. Медицина симуляторларын җитештерү буенча Казан компаниясе Азия һәм Көнчыгыш илләреннән комплект өлешләрен импортлаячак. Бу хакта журналистларга җитештерү буенча пресс-тур вакытында сөйләделәр. Россиядә бердәнбер оешма инновацион продуктларны ил базарына чыгара.
Авызны команда буенча ача, турыдан-туры күзгә карый боларның барысы белән бер төймәгә басып идарә итеп була. Бу симулятор йөрәк өянәген дә сүрәтләргә дә сәләтле.
Авыруларның тулы комплектациясе бар. Башта программаны язалар, электрон башлангычны җыялар һәм соңыннан гына форма бирәләр. Тирене силикон алыштыра.
Стендап: Ферүзә Насыйрова, корреспондент
Силикон чималы матрицага салына. Хатын-кызлар һәм ир-атлар фигуралары бар. Аяк-кул өлешләрен аерым ясыйлар. Материал 5 сәгать эчендә үз формасын ала. Нәтиҗәдә менә шундый тән өлешләре килеп чыга.
Робот-симуляторларны медицина югары уку йортлары һәм компанияләре сатып ала. Продукция экспортка да бара. Шул ук вакытта комплектлауның 95% ы үзебезнеке.
10 ел эчендә 800 берәмлек продукция чыгарылган. Әмма санкцияләр аркасында заказлар саны артырга мөмкин. Илдән киткән чит ил компанияләре бу бурычны бик җиңеләйтте.
Ләлә Зәйнуллина, Фирүзә Насыйрова, Дамир Мухаметханов, Татарстан яңалыклары.