Арчадагы «Өмет» үзәгендә 370дән артык бала тернәкләнү узган. Алар Татарстанның төрле районнарыннан килгән балалар. Дәвалау курсы «Уңайлы мохит» федераль проекты нигезендә оештырылган. Нәни пациентлар янында хәбәрчебез дә булып кайтты.
Мөхәммәд Галимов үзәк белгечләре контролендә йөрергә өйрәнә. Күптән түгел генә аның мөстәкыйль йөри башлавына бөтенләй өмет булмый, ул хәтта якыннары булышуыннан башка туклана да алмаган.
Малайга церебраль паралич диагнозы куелган. Өч яшеннән бирле елына ике тапкыр тернәкләнү курсларына килә. Алга китеш гаять зур-малай гәүдәсен туры тота, җиңеллек белән әйберләрне кулына ала, ялгызы бакскычтан күтәрелеп төшә ала.
Һәр ай саен «Өмет» тернәкләндерү үзәгенә мөмкинлекләре чикләнгән 30дан артык бала килә. Стационар һәм ярымстационар дәвалауда балаларга комплекста Монтессори методикасы буенча дәресләр үткәрәләр. Мондый алыым белән тернәкләнү меңләгән балага ярдәм иткән.
Ә «Уңайлы мохит» федераль программасы буенча үзәктә церебраль паралич белән авыручы балаларны дәвалау өчен яңа җиһазлар — «Атлант костюмы”, Экзобот тренажеры, башка җайланмалар алынган. Тиздән үзәктә саф һавада шөгыльләнү өчен заманча балалар мәйданчыгы да барлыкка килә.
Елизавета Жукова, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары, Арча районы.