Татарстанда мошенниклыкның яңа төре барлыкка килгән. Җинаятьчеләр пенсионерларны дефолт белән куркыта, акчалата банкнотларны алыштырырга тәкъдим итә. Әйтик, Чаллы шәһәрендә яшәүче 87 яшьлек хатын-кызга билгесез хатын шалтыраткан. Үзен Пенсия фонды хезмәткәре итеп таныштырган, илдә финанс кризисы турында хәбәр иткән, тиздән Россиядә Банк билетлары алышына дип алдалаган, акчасы булуы белән кызыксынган. Шуннан соң, аферист пенсионер ханымга аның хезмәттәше килеп, нинди банкнотларны алыштырып булуын белдергән. Берни дә шикләнми торган пенсионер ханым шкафтан үз акчаларын алып, аларны алдакчы «кунак»ка тапшырган. Таныш булмаган кыз пенсионераның 470 мең сумын алып киткән. Ярык тагарак янында утырып кламыйм дисәгез, мошенникларның мондый шалтыратуларына ышанмагыз.