Бүген – Бөтендөнья туберкулез авыруына каршы көрәш көне.Ул йогышлы авыруны дәвалау һәм аннан саклану өчен киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максатыннан билгеләнгән.
Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфирында Идел буе Федераль округының баш фтизиатры, профессор Равил Вәлиев республикада туберкулез белән авыруның торышы, дәвалау мөмкинлекләре, йогыштан саклану чаралары турында сөйләде, тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде, безнең берничә сорауга да ачыклык кертте.