Республикада шәхси йортларны газга тоташтыругә җиһазлар сатып алу өчен субсидия бирелә. Татарстанның 20 меңгә якын гаиләсе аннан файдалана ала. Субсидия алу өчен нинди документлар кирәк һәм кая мөрәҗәгать итәргә? Балтач районыннан репортаж.
Хөсәеновлар гаиләсе әле күптән түгел генә яңа йорт салып керде. Иркен, уңайлы, җылы. Шәхси йортларны газга тоташтыру буенча республика программасы булышкан. Идәннәргә кадәр җылытыла, газ плитәсендә тәмле ашамлыклар әзерләргә мөмкин. Өстәвенә, әлеге программа буенча чыгымнарның зур өлешен гаилә субсидия рәвешендә кире кайтара ала.
Сүз газ җиһазлары сатып алган һәм йорт хуҗалыгы чикләре эчендә газ үткәргән өчен бер тапкыр бирелә торган түләү турында бара.
Мунча, гараж, каралты-кура, теплицага да газ үткәрү мөмкинлеге бирелә. Газлаштыруны раслаучы документлар пакетын җыеп, җирле социаль яклау бүлегенә алып килергә генә кирәк.
Иң күп субсидия-Бөек Ватан сугышы ветераннарына, беренче һәм икенче төркем инвалидларына, инвалидлар, күп балалы гаиләләргә, керемнәре 10 мең сумнан ким булган гаиләләргә — 80 мең сумга кадәр бирелә. 10-19 мең сум керемле гаиләләргә аена 60 мең сумга кадәр акча каралган
Документларны кабул итүгә сигез ай вакыт калып бара.
Республика җитәкчелегенең бу инициативасы Татарстанның 20 меңгә якын гаиләсен газлаштыруда матди булышырга мөмкинлек бирә.
Инна Данилова, Ирек Хәмидуллин,Татарстан яңалыклары.