Татарстанда социаль ипи кыйммәтләнмәячәк. Бу хакта икмәк пешерүчеләр үзләре сөйли. Әлбәттә, хәзер чималга бәяләр арта – җитештерү кыйммәтләнә. Шуңа да карамастан, бу төр икмәкне киштәләргә шул ук күләмдә һәм элеккеге бәяләрдән китерәчәкләр. Әмма, кайбер эшләнмәләр югарырак бәядән була.
—
Ипине җитештерү аның күләме һәм тышкы кыяфәте – элекке, ә эш шартлары – яңача булганда, бәяләр артуга ничек тә юл куймаска кирәк. Комбинатта чимал кыйммәтләнде дип белдерәләр, әмма сатып алучылар моны сизәргә тиеш түгел.
Күмәч-кондитер комбинаты генераль директоры Булат Котдусов социаль ипигә бәяләр күтәрелмәс дип уйлый. Икмәккә бәяләрне тотрыклы итү өчен бөтен көч куела. Чимал сатып алынган инде.
Бу Казанның иң эре икмәк-күмәч комбинатларына тулы куәтенә эшләргә мөмкинлек бирә. Монда төп бурыч икмәкне кибетләргә өзлексез китерү.
Җитештерү потенциалы бик зур, социаль ипигә кытлык булмаячак. Башкача булырга мөмкин дә түгел.
Шикәр, он һәм май белән тәэмин итү туктатылган очракта да-ким дигәндә, берничә атна яңа икмәк белән тәэмин итәргә мөмкинлек бар. Сүз конкрет предприятие турында гына түгел. Республиканың барлык икмәк җитештерү оешмалары турында бара.
Татарстан республикасы президенты ярдәме белән, социаль блокны тәэмин итү өчен, 3 мең тонна шикәр сатып алганнар. Бу килеп туган хәлне тотрыкландырырга мөмкинлек бирде. Социаль ипиләр ничек җитештерелгән, шулай булачак .
Бәяләргә кайтсак, социаль сортлар артмаячак. Ә менә калган икмәк-күмәч продукциясе бәясе 10% ка артырга мөмкин. Бәлки, экзотик җиләк-җимешле кондитер эшләнмәләренә бәя артыр. Аны чит илләрдән китерәләр.
Вадим Струминский, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.