Үз нәсел тамырларыңны яхшы бел. Казанда «Минем гаиләм тарихы» дигән Бөтенроссия гуманитар – мәгариф конференциясе узды.
Менә 10 нчы тапкыр рәттән Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре укучылары республикабыз башкаласына үзләренең нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим итү, ата-бабаларыбызның яшәеше, батырлыклары һәм казанышлары турында сөйләү өчен җыелды. Конференцияне уздыру традициясе башкаланың 39 мәктәбе педагоглары инициативасы белән барлыкка килде. Бер гаилә тарихын өйрәнү аша бөтен ил тарихын белергә мөмкин, дип саный педагоглар. Тәҗрибә еллар узу белән дә популярлашты – конференциядә катнашучылар саны елдан-ел арта. Быел да ул йөзләгән кешене җыйды. Балалар яңа проектлар, фотографияләр, стендлар әзерләп, алар буенча үз гаиләләренең тарихы турында сөйләделәр.