Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергәлектә республикабызда яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда зур ярдәм күрсәтә.
Шул максаттан чыгып, мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына ярдәм итү гранты булдырды. Әлеге грантлар ярдәмендә иң кыю идеяләр һәм теләкләр чынга ашырыла. Балтач районы мәктәпләре дә әлеге финанс ярдәмендә кызыклы проектларны тормышка ашырган. Хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов та аларны күреп кайтты.
Билгеләнгән планнарны тормышка ашыру өчен еш кына финанс мөмкинлекләре җитми. Нәкъ менә төрле кызыклы проектларга ярдәм итү өчен грантлар системасы эшли – алар ярдәмендә иң кыю идеяләр һәм теләкләр чынга ашырыла.Чираттагы грантлар Республикабызнын мәктәп һәм балалар бакчаларына юнәлдерелде. Тулырак Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Үткән 2021 ел-Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен , мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәгә ашыруда муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм итү грантын отучы балалар бакчалары һәм мәктәпләре билгеләнде. Шул уңайдан Татарстан телерадиокомпаниясенең иҗат төркеме Балтач районындагы җиңүче мәктәпләр һәм балалар бакчаларында булып, аралашып кайтты. Әйтеп үтү урынлы булыр, Балтач районында 37 мәктәп, 17 балалар бакчасы эшли. Райондагы барлык мәгариф оешмалары да кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән.
Балтач районы Татарстан Республикасының төньяк-көнбатыш ягында урнашкан, Киров өлкәсе һәм Мари Иле республикасы белән чиктәш. Район җирлегендә 34 меңгә якын кеше яши. Районда яшәүчеләрнең күпчелеген тәшкил иткән татарлардан тыш, компакт рәвештә удмуртлар, рус, мари һәм башка милләт вәкилләре яши. Алар күп еллар дәвамында дус һәм тату гомер кичерǝләр. Барлык милләт халыкларының мәнфәгатьләрен тигез кайгырту, динен, мәдәниятен үстерү, традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау буенча күлǝмле эшләр башкарылып килǝ.
Туган телгә мәхәббәт, милли горурлык хисләрен тәрбияләүгә нигез гаиләдә салына. Балаларга тел өйрәтүнең иң нәтиҗәле чоры – мәктәпкәчә чор. Шунлыктан сабыйларны ана теленә өйрәтү буенча балалар бакчаларында ук эзлекле эш оештырыла.
Мәктәп җитәкчеләре, туган тел, тарих укытучылары, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә укучыларда әхлакый кыйммәтләр формалаштыру буенча тиешле эшчәнлек алып бара. Бүгенге яңа заман технологияләре белән берлектә, халкыбызның үткәне, халык педагогикасы үрнәкләре, күренекле мәгърифәтче, галимнәребез мирасы- балаларга тәрбия бирүдәге отышлы ысуллар, һәрдаим киң кулланылыш таба.
Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларының күбесендә музейлар һәм китапханәләр эшләп килә. Музейдагы эш кораллары, киемнәр, көнкүреш әйберләре дәресләр, тәрбия чаралары үткәргәндә менә дигән күрсәтмә әсб Районда яшәүче милләтләрнең телен, мәдәниятен һәм милли үзенчәлекләрен саклап калу, үстерү, яшьләргә мәдәни, әхъләкый һәм гуманитар тәрбия бирү, милли – мәдәни, иҗтимагый тормышка тарту максатыннан үткәрелә.
Грантлар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән кертелде һәм тормышка ашырылды.