Камал театрында Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан халык депутаты, журналист, драматург, җәмәгать эшлеклесе Ркаил Зәйдулланың 60 яшьлеге уңаеннан юбилей кичәсе узды.
Аның эшчәнлеге һәм иҗаты турында бик күп җылы сүзләр әйтелде. Юбилярны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Ул аңа Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның котлау хатын, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медален тапшырды.