Мөнәҗәтләр- халыкыбызның яшәү дәверендә барлыкка килгән рухи көзгесе. Шуңа да мөнәҗәтчеләр конкурсы үткәрү Татарстанның бик күп районнарында күркәм гадәткә керде. Ә Буа районының Исәк авылында мөнәҗәт әйтү конкурсы республикабыз белән генә чикләнми, төбәкара итеп үткәрелә. Мөнәҗәтчеләрне хәбәрчебез Мөршидә Җиһан да тыңлады.
Яхшы нәрсәгә тиз ияләшәсең бит ул. Исәк авылында үткәрелгән мөнәҗәтләр конкурсын да халык көтеп ала. Аның сәбәбе гади, кеше рухи азыкка да мохтаҗ.
Катнашучыларның елдан –ел арта баруы мөнәҗәтләр конкурсынңы кирәклеген тагын бер кат дәлилли.
Илһамландырып торган конкурсны үткәрүнең төп иганәчесе Буа якташлык җәмгыяте. Мөнәҗәтчеләрне тәбрикләргә президиум әгъзалары Раил Зыятдинов, Тәүфыйк Сәгыйтов, Наил Шәмиев һәм Буа якташлык җәмгыяте президенты Ирек Закиров кайтты.
Ирек Закиров тәкъдиме белән быел мөнәҗәт әйтүчеләрнең осталыгына бәя бирүчеләр төркемен Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина җитәкләде. Үзе дә мөнәҗәт остасы, халкыбызның рухи мирасын кайтаруда зур хезмәт куйган Гөлзада ханым , конкурсның оештыру дәрәҗәсен дә катнашучыларның чыгышын да бик югары бәяләде.
Тәрбиядән тыш татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, саклау, үстерү максатыннан оештырылган конкурста Исәкнең үзеннән, Буа районы авылларыннан, Чувашия республикасыннан да мөнәҗәтчеләр бик теләп катнаша.
Айсылуының чыгышы да, гомумән конкурста катнашкан балалар чыгышы беркемне дә битараф калдырмады.
Иң кечкенә катнашучы Азалия Әхмәтова да Татар Согыты авылыннан. Димәк , әлеге авылда балаларга гореф-гадәтләрне өйрәтүгә, шул исәптән мөнәҗәтләр аша тәрбияләүгә аерым игътибар бирелә.
Иман йортында уздырылган мөнәҗәт кичәсе балаларга тәрбия чарасы булса , өлкән буын өчен күрешү, аралашу өчен бер форсат. Аларга беренче урын алу түгел, катнашу мөһим.
Иң өлкән катнашучы Зәүҗия Төхфәтуллова Яңа Тинчәле авылыннан. Мөнәҗәтләрен дә, бәетләрен дә ул үзе яза.
Янтуган авылыннан килгән Илфак Фәхретдинов та үзе язган мөнәҗәтен әйтте.
Әлеге төр мөнәҗәт , ир-атларның катнашуы быел Исәк мәчетендә узган конкурсның яңалыгы буларак кабул ителде.
Бер генә мөнәҗәт әйтүче дә кабатланмый. Аларның һәркайсының үз мәкаме. Дөрес, бер үк мөнәҗәтләрне әйтүчеләр булды. Киләчәктә кабатланмасыннар өчен , Гөлзадә Сафиуллина бүләкләү тантанасы алдыннан мөнәҗәт әйтүчеләргә мастер-класс үткәреп алды.
Иң әүвәл кайсы китаплардан мөнәҗәтләр сайларга мөкинлеген аңлатса, аннан мөнәҗәт әйтү үрнәген күрсәтеп, төп ялгышларының сәбәбен әйтте. Жюри рәисенең мөнәҗәт әйтү осталыгы дәресен конкурста чыгыш ясаучылар иң зур бүләк итеп кабул итте. Бүләк дигәннән мәчеткә килгән бер генә кеше дә мөнәҗәтләр әйтү конкурсыннан буш кул белән китмәде. Буа якташлык җәмгыяте тарафыннан һәр катнашучыга махсус бүләкләр тапшырылды. Иң яшь һәм иң өлкән яшьтәге мөнәҗәтчеләр дә билгеләп үтелде. Ә призлы урын алучыларга диплом белән премия бирелде.
Әнә шушы Тәсфихны көйләгән өчен Чувашия республикасының Батыр районы Кызыл Чишмә авылыннан килгән Гөлсинә Камаловага иң оста мөнәҗәтче исеме бирелде.
Кешеләрнең кичерешләре гасырларны кичеп халкыбызның җан авазы – мөнәҗәтләр буларак безнең көннәргә дә килеп җиткән. Ә әлеге конкурс яңа заман мөнәҗәтләрен язарга да мөмкинлек бирә.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов.Татарстан яңалыклары. Махсус, Буа районыннан.