10 ел элек Берләшкән Милләтләр оешмасы карары белән 21 март Халыкара урманнар көне дип игълан ителгән иде.
Татарстан радиосының чираттагы турыдан-туры эфиры урманнарны саклау һәм урман мәйданнарын арттыру проблемаларына багышланды. Казан Дәүләт авыл хуҗалыгы университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты профессоры Харис Мусин, яшь белгечләр әзерләүнең үзенчәлекләре, Татарстанда урманнарны үстерүдәге алдынгы тәҗрибә, киләчәк перспективалар турында сөйләде. Студия кунагы безнең дә кайбер сорауларга ачыклык кертте.