Бизнесны күзәтчелек органнарының артык тикшерүләреннән вакытлыча читләштерергә кирәк. Эшмәкәрләр белән очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый тәкъдим белән чыкты.
Көнбатыш санкцияләре шартларында бу аеруча мөһим. Ил икътисады хәзер җитди сынаулар кичерә. Бизнеска да, хакимият органнарына да тизрәк үзгәртеп кору юлларын бергәләп эзләп табу зарур. “Санкция басымы шартларында бизнесны күзәтү органнарының артык рейдларыннан сакларга кирәк. Шулай предприятиеләр товар-чимал чылбырларын тизрәк төзи ала,”- дип саный Рөстәм Миңнеханов.