Татарстанның 50 яшь гаиләсенә яшьләр торак программасы буенча фатир алу мөмкинлеге бар. Торак сатып алуга субсидияләр күләме күпме? Бу хакта киләсе репортажда.
Татарстанда яшь гаиләләргә ярдәм итүгә 50 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.«Яшь гаилә» республика программасы буенча ипотека ставкасы элеккечә 7% кала. Ә 50 яшь гаилә фатир бәясенең 35% ына кадәр субсидия ала.
Яшь гаилә әгъзалары кайда, бюджетта яки бюджеттан тыш оешмада эшләүләренә карамастан, исәпкә кую мөмкинлегенә ия. Татарстанның барлык 45 муниципаль берәмлегендә дә әлеге программа гамәлдә, барлык яшь гаиләләрнең дә мондый мөмкинлеге бар.
Фатирны яшь гаиләләр генә түгел, республиканың яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда актив катнашучы студентлары да алырга хокуклы.
Гариза бирү өчен гариза бирүченең шәхси мәгълүматлары, гаиләнең ташламалары һәм керемнәре булуын раслаучы белешмәләр, шулай ук беренче взнос — фатир бәясенең 10% ын түләргә кирәк. Документларның тулы исемлеге белән Татарстан Яшьләр министрлыгы сайтында танышырга мөмкин. Заявкалар 1 майга кадәр алына.
Диана Дасаева, Татарстан яңалыклары.