Чит ил продуктларын Россиянең күп төбәкләрендәге татар эшмәкәрләре җитештерелгән товар алыштыра. Бу хакта алар 10 нчы Бөтенроссия Татар авыллары эшмәкәрләре җыенында сөйләде. Форум өч көн дәвам итте. Җыен эшен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төгәлләде. Ул эшмәкәрләр җирлекләрдә милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне үстерергә ярдәм итә дип саный. Фикерләр, тәэсирләр һәм фактлар турында алдагы язмада.
16-18нче март көннәрендә X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 40 регионыннан, шулай ук Татарстанның 500 кече бизнес вәкилләре һәм хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты. Безнең мөмкинлекләребез күпкә артты дип ,сөйли Россия авылларындагы кече бизнес вәкилләре. Үз эшләрен киңәйтү мөмкинлеге күпләрне династияләре белән шөгыльләнергә җәлеп итә. Мәсәлән, Әхләф Зарипов хуҗалыгын улы белән алып бара. Ә кызы белән кияүе шәһәрне ташлап гаилә бизнесына кушулуы эшнең нәтиҗәле баруының тагын бер дәлиле.
Авылның иң зур байлыгы — җир. Бүгенге көндә авылның үсеше ул кече эшмәкәрлектә. Татар эшмәкәрләре җыенын оештыруның төп сәбәбе татар авылын, авылларда телебезне, динебезне, гореф – гадәтләребезне саклап калу. Тәҗрибә җыерга дип ел саен яңа эшмәкәрләрне алып киләм ди Киров өлкәсе татарлары мәдәни мәгърифат иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәүф Фәсхетдинов.
Бүген чит илләр ябык, безгә аларның продукциясе килми. Димәк, без үзебез җитештереп халыкны тәэмин итәбез. Бу секцияләрдә һәм съездның беренче көнендә дискуссия мәйданчыкларындагы төп тема иде.
Өч көн эчендә катнашучылар уңышлары белән уртаклашырга һәм Татарстан хезмәттәшләрендә булырга гына түгел, ә бергәләп фикер алышырга — алга таба планнар корырга өлгерде.
Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» рәисе Васил Шәйхразиев беренче көнне бүгенге мөмкинлекләр турында сөйләде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл эшмәкәрләре продукциясен эшкәртү һәм сату мәсьәләләрен җентекләп тикшерделәр. Фәннәр академиясендә исә, яшьләрне эшкуарлык нигезләренә өйрәтү һәм традицион татар тәрбия системасын торгызу кебек мөһим темаларга да кагылдылар.
Бөтенроссия форумының практик өлеше Буа районы хуҗалыкларында узды. Җирле эшмәкәрләр ат үрчетүне, кошчылыкны, җиләк культураларын үстерүнең, тегү осталыгының иң уңышлы тәҗрибәсен күрсәтте. Күп кенә кунакларны тарихны саклауны кайгырту гаҗәпләндерде. Алар юкка чыккан авылларны мәңгеләштерү буенча Буа якташлык җәмгыяте эшчәнлегене белән танышты.
Эшмәкәрләр җыенында Россия төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарларыннан “Татар базар” күргәзмә – ярминкәсе оештырылды. «Татар-базар» ярминкәсе узган ел да ук Мөслим районында Бөтенроссия авыл сабантуенда тәкъдир иттелде. Ул чагында ук зур кызыксыну уяткан иде. Биредә милли кием һәм хәләл-индустриядән алып татар кухнясына һәм халык кәсепләренә кадәр төрле юнәлешләр тәкъдим ителгән. Төп максат — татар авылларына ярдәм итү һәм үстерү. Экспозиция белән Рөстәм Миңнеханов җентекләп танышты.
Пленар өлеш барышында татар җирлекләреннән эшмәкәрләр үзләренең бизнесы турында сөйләде. Берәүләр хуҗалыкны уңышлы алып барса, икенчеләре эшкәртә һәм продукцияне сата. Әмма аларның эшенең мәгънәсе кулланучыларны азык-төлек белән тәэмин итү генә түгел, милли традицияләрне һәм авылны саклап калу.
Татарстан Президенты форумда катнашучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерә. Милли мәгариф, мәчетләрне һәм чишмәләрне саклап калырга ярдәм
Бөтенроссия җыены нәтиҗәсе — иң актив фермерларны бүләкләү. Төп эш юнәлешләре – һәр төбәктә сабан туен уздыруны яңарту, интернет-сәүдәне көчәйтү һәм төрле бәйгеләрне гамәлгә кую. Нәкъ шулай эшләгәндә — татар дөньясы төрле төбәк һәм ил халкына ачык һәм якын була ала.
Алия Галиуллина, Дмитрий Второв, Ирек Хәмидуллин, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.