Батырлар ачыкланды. Узган ялларда Ак Барс көрәш сараенда Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры узды. Татарстаннан 366 көрәшче бил алышты. Матур көрәш алымнарын хәбәрчеләребез дә күреп кайтты.
Көч -беләктә
Дәрт йөрәктә!
Батырлар сынатмый!
Татарстанның иң көчле егетләре Муса Җәлил истәлегенә Ватаным Татарстан газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесендә очрашты! 46 команда, 366 көрәшче!
Ачылыш тантанасында Җәлилнең мәңге үлмәс исемен зур ихтирам белән искә алдылар. 1964 елда республикадагы иң абруйлы– Социалистик Татарстан газетасы үзе үткәрә торган милли көрәш турнирын Муса Җәлил исеме белән атый. Дөньяга танылган көрәшче исеменең татар көрәше турнирына бирелүе аның дәрәҗәсен, әһәмиятен бермә-бер күтәрә.
Муса Җәлил турнирында бер тапкыр чемпион калу да зур мәртәбә санала. Ә мондый уңышка берничә тапкыр ирешүчеләр исә милли герой дәрәҗәсендә йөрергә хокуклы! Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов 1991 елда
Кызу көрәш ике көн барды. Өч келәмдә барган бил алышуларны хөкемдарлар һәм җанатарлар дулкынланып күзәтте.
Һәр үлчәү авырлыгында Беренче урын алучы көрәшчегә 50 мең, икенче урыга -40 , өченчегә 30 мең акчалата бүләк тапшырылды. Ә инде командалар арасында беренчелекне быел Әлмәтлеләр алды.
Айзилә Батырханова, Фәннур Хәсәнов, Ренат Сәхибгәрәев, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.