Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә авыру балаларга ярдәм итү проектын дәвам итә. Узган юлы без Аделина Шакировага булыштык. Нәни Сашага да ярдәм кирәк. Малайның тумыштан аяклары чалыш үскән.
Саша Гочуа үзенең беренче адымнарын яшь ярымда гына ясаган. Аяклары тумыштан чалыш үсү сәбәпле, аңа йөрүе бик авыр, тулысынча аягына басып, иркенләп хәрәкәт итә алмый.
Саша-бик кызыксынучан, тиктормас бала. Уйнарга, рәсемнәр ясарга, куышлы уенын уйнарга ярата. Тик аяк табаннарындагы проблема сәбәпле, еш егыла, шулай да малай бирешми. Бер яшендә ук аңа операция ясаганнар, 3 яшьлек баланы тагын дәвалау курслары көтә.
Тулы сәламәтләнүгә өмет бар. Сашага 158 мең сумлык ашыгыч операция ясарга әзерләнәләр. Гаилә өчен бу зур сумма. Без сезнең белән бергәләп ярдәм итә алабыз. Моның өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзен язып, смс җибәрү дә җитә. Бер хәбәрнең бәясе- 75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгълүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Диана Дасаева, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.