Бүген «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт учреждениесе 20 еллыгын билгеләп үтә.
90 нчы еллар ахырында юлларда автомобильләр кискен артты, яңа икътисади шартларда магистральләрне саклап калу һәм хәрәкәт иминлеген тәэмин итү мөһим иде. Профессиональ команда автомобиль юлларының сакланышын уңышлы тәэмин итте, аварияләрне киметүдә сизелерлек ярдәм күрсәтте.Тизлек режимын видеокамералар ярдәмендә контрольдә тоту, үлчәү контроль постлары системасын булдыру, пассажирлар йөртү һәм йөк ташу иминлеген тәэмин итү — болар барысы да юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесе коллективының бурычы.
Хәзер юл хәрәкәте белән идарә итүгә цифрлы технологияләрне кулланышка кертүдә дә күп эшләр тора.