Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Россия төбәкләренә оциаль-икътисадый ярдәм мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмә Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә узды. Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов төзелеш тармагына һәм Торак Комммуналь Хуҗалык өлкәсенә чикләү чараларының йогынтысын йомшарту буенча кайбер тәкъдимнәрен җиткерде. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан беренче 3 млн.кв. м. чикне узды. Россия Банкының төп ставкасын арттыру һәм ипотека кредитының ташламалы программасы гамәлдә булуын тәмамлау шартларында беренчел базарда торак сату күләмнәрен киметү куркынычы бар. 2021 елда ташламалы ипотека өлешенә барлык ипотека кредитларының 67% туры килгән. Шуңа бәйле рәвештә ташламалы ипотека программасын саклап калу һәм кайбер позицияләр буенча киңәйтүегезне сорыйбыз дип мөрәҗәгать итте Татарстан Презденты Рөстәм Миңнеханов.