Чираттагы яңалык татарның милли горурлыгы — көрәш яратучылар игътибарына. 18-19 март көннәрендә Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган милли көрәш бәйгесе уза.
Быел бу турнир 59 тапкыр уздырыла. Татарстанның төрле районнарыннан җыелган иң көчле егетләр, ир-атлар төрле үлчәү авырлыкларында бил алышачак. Оештыручылар сүзләренчә, турнирда Муса Җәлил батырлыгы мисалында чын көрәшче булуның асылы аңлатылачак. Батыр калучыны акчалата бүләк көтә. Шулай ук көрәшне тамаша кылучылар арасында да йорт җиһазлары уйнатылачак. Көрәш турнирына керү ирекле.