Казанда быел язгы ташулар март азагы-апрель башында булыр дип көтелә.
Су басу зонасына 337 шәхси йорт эләгә. Меңгә якын кеше яшәгән терриорияне су басу куркынычы бар. Шәһәр мэриясендә аңлатуларынча, ашыгыч эвакуация очрагына 20 вакытлыча урнаштыру пункты билгеләнгән, алар якынча 9 мең кешегә исәпләнгән. Моннан тыш, Казанның һәр районында мобиль төркемнәр комплектланган, аларда язгы ташуга каршы көрәш өчен насослар, техника, белгечләр бар.