Россия Тышкы эшләр министрлыгының Кабул итүләр йортында 2022 елда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы буларак Казан шәһәре инаугурациясе узды.
Чакырылган илчеләрне һәм дәрәҗәле кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов тарихта беренче тапкыр бу статус күзәтүче илгә бирелүенә игътибар итте. «Бу Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү елында аеруча символик күренеш. Тарихи дата барлык мөселманнар өчен дә зур әһәмияткә ия», — диде Татарстан Президенты. Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, үз чиратында, Казанның тарихи яктан төрле мәдәниятләрнең тату яшәү урыны булуын, билгеләп үтте.