“Казан утлары” журналы “Әдәби кафе” да кесә китабы форматында чыгып килүче сериясыннан булган Фирдәвес Хуҗинның “Суслонгер” китабын тәкъдир итте.
Дөньяга коточкыч булып таралган “Суслонгер” – “Казан утлары” китапханәсе” сериясендә чыккан унынчы китап. Китап авторы Фирдәвес Хуҗин Алабуга районы Илмәт авылыннан. Ул әдәби эшчәнлеген 1976 елдан башлап, язмалары белән республика матбугатында басылып килә.
Фирдәвес Хуҗин үзенең “Суслонгер” әсәрендә лагерьда булган авылдашлары исеменнән вакыйгаларны, андагы вәхшилекләрне укчыга җиткерә.
Марий Эл урманнары эчендә урнашкан Суслонгер учлагере турындагы коточкыч дөреслек, Бөек Ватан сугышы бетеп, бик күп еллар узгач кына ачылды. Сугыш елларында Суслонгерда – 10 мең, Сурокта 20 мең яугир хезмәттә була. Анда күпме кешенең гомере өзелеп калуы бүген дә билгеле түгел.