Башкалабызның Горький шоссесы боҗрасында вакытлыча транспорт хәрәкәте туктатылды. Трассада төзелеш эшләре алып барыла. Биредә нәрсәләр эшләнә, трассаны кайчан ачу күздә тотыла? Хәбәрчебез белеште.
Горький шоссесын киңәйтү, төзекләндерү буенча масштаблы эшләр башланды. Шәһәргә керү-чыгу юлында хәрәкәт һәрчак тыгыз, уңайлыклар кирәк.
Проект буенча өстәмә борылыш юлы була. Аны төзи башлаганчы, барлык инженерлык коммуникацияләрен күчерергә кирәк. Торбалардан һәм коелардан башлыйлар.
Боҗраның үзендә территорияне чистарталар, коймалар белән чиклиләр. Восстание урамына юл вакытлыча ябык. Болотников һәм Коләхмәтов урамнары аша әйләнеп чыгу юллары каралган.
Шоссеның проекты нинди булыр — әлегә төгәл әйтеп бетермиләр. Юлны 6 полосага кадәр арттырулары, җир асты һәм җир өсте күчеш юлларын төзүләре билгеле. Горький шоссесын светофорсыз итәргә планлаштыралар. Ә боҗраның үзендә эшләр 2023 елның 1 июненә кадәр төгәлләнер, дип көтелә.
Айнур Вәлиәхмәтов, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.