Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Илгиз Зәйниев әсәре буенча «Мәдинә» спектакленең ачык репетициясе үткәрелде. Тамашачыны анда ниләр көтә – бу һәм башка сорауларга Искәндәр Гыймалтдинов язмасында.
Ачык репетиция вакытында журналистларга режиссер һәм артистлар белән сөйләшү мөмкинлеге бирелде.
Илгиз Зәйниевнең “Мәдинә” фаҗигасе асылда гап-гади мелодраматик сюжетка нигезләнә кебек. Җәүдәт белән Мәдинә бер-берләрен ярата, әмма, байлыкка кызыгып, егет башкага өйләнә
Автор бу әсәрдә Кешене – Аллаһы Тәгалә тарафыннан булдырылган һәм билгеле бер гармониягә салынган зат итеп өйрәтә.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары