«Созвездие-Йолдызлык» — Татарстанның яшь талантлары өчен россиякүләм таныта һәм иҗади юнәлеш бирә торган тулы бер хәрәкәткә әверелгән проект. Републиканың зонаара сайлап алу турлары уза. 17 мартта Арча талантлары барлана. Ә безнең хәбәрчеләр Әгерҗедә узганын күреп кайтты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән киләчәк буынның иҗат элитасы булдырыла, проект лауреатлары Татарстан һәм Мәскәүнең әйдәп баручы югары уку йортларын тәмамлый. Әгерҗедә финалга узучыларны котлаганда Нурия Хашимова нәкъ шуны искәртте.
22 ел озата барган фестивальдә бу юлы Аксубай Әгерҗе, Менделеев, Актаныш, Чистай. Мөслим, Минзәлә районнарыннан килгән балалар чыгыш ясады.
Әнә ничек сәхнәдә ут уйната Татарстанның мәдәни үсешен дәвам итәсе киләчәк буын. Берсеннән –берсе талантлы.
Шуңа да жюриларга сайлап алу җиңелләрдән булмады.
Ә Казанга суперфиналга күбесенчә Аксубай, Яңа Чишмә, һәм Чистай районнары балалары үтте.
Мөршидә Җиһан, Руслан Шиһабетдинов. Татарстан яңалыклары